ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган

19 гыйнвар 2018, 21:45

Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган Ачыкланганча, егетләр колбасаны урлап кына калмаганнар, ә сатканнар да.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда җирле кибетләрдән колбаса эшләнмәләре урлаган 18 яшьлек 3 егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

Яшьләр урланган колбасаны кышкы кием эченә яшергәннәр һәм кибеттән товар өчен түләмичә чыгып киткәннәр. Каракларны видеокүзәтү камерасы ярдәмендә ачыклаганнар.

Студентларның өчесе дә Яңа шәһәрдә төрле микрорайоннарда яшиләр, элек хөкем ителмәгән. Алар шәһәрнең өч кибетендә йөргән. Ачыкланганча, егетләр колбасаны урлап кына калмаганнар, ә сатканнар да.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10