ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле районында "Дуслык күле" заманча итеп яңартыла

20 гыйнвар 2018, 09:15

Чүпрәле районында Анда көймәләр, катамараннар йөзәчәк.

(Чүпрәле, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова ). Чүпрәле районында кешегә күрсәтерлек һәм рәхәтләнеп ял итәрлек күл булачак. Ул районга көнчыгыш яктан керү юлында – Татар Саплыгы белән Алешкин Саплык авылы берләшкән  җирдә, дип яза район газетасы.

Бу урында күл тирәсендә тагын ниләр булачагын да сөйләп үтик. Күлнең бу як ярыннан икенче ярына кадәр - 84 метр озынлыктагы күпер төзелеп ята анда шушы мәлдә. Кафе да булачак. Төрле мәдәни чаралар уздыру өчен мәйданчык инде ясалган, Православие кануннары буенча часовня да сафка бастырыла.

Күл башлангычны элеккедән үк шушы урында бәреп торган чишмәләрдән һәм авыл эченнән агып килүче елгадан ала. Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев әйтүенә караганда, авыл уртасындагы әлеге елгага көймәләр, катамараннар да җибәреләчәк икән әле.

"Күл төбен, елганы агач, куак төпчекләреннән, чытырманлыклардан чистартабыз, - ди Петр Артемьев. – Сүз дә юк, күләмле эш, әмма язга кадәр чистартып бетерербез, дип уйлыйм. Анда авыл халкы өчен генә түгел, ә юлчыларга да туктап, ял итеп китәргә матур урын булачак.

Һәм иң әһәмиятлесе - моны Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы авылы кешеләре үз куллары белән эшли. Авыл башлыгы белән киңәшләшеп авыл эшмәкәрләре башлап, шулай бергәләшеп, авыл эчендә часовня төзеп куйганнар. Мәктәп янын, социаль учреждениеләр тирәсен төзекләндергәннәр. Шушы ике авыл халкының бердәмлегенә, дуслыгына хәйран калырлык – шушыдыр инде ул кече ватаныңны ярату, аны үзеңнең игелекле эшләрең белән бизәү. Әлеге урынны саплыклыларның "Дуслык күле" дип атаулары да тирән мәгънәгә ия. Ике милләтнең гасырлар буе бер туганнар кебек яшәве чагыла бу исемдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10