ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган
Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

Татар дөньясы

Конгресста туган як тарихына багышланган китаплар белән таныштыралар

20 гыйнвар 2018, 09:42 , Фото: tatar-congress.org

Конгресста туган як тарихына багышланган китаплар белән таныштыралар Презентация 2018 елның апрель аенда узачак Бөтенроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлек булып тора.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә туган як тарихына багышланган басмаларның презентацияләрен оештыра. Чарада «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китапларын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапларны халыкка тәкъдим итү Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы утырышы кысаларында уздырыла. Чара 2018 елның апрель аенда узачак Бөтенроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлек булып тора.

Презентация 26 гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында узачак (К. Маркс урамы, 38/5 ).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10