ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин

20 гыйнвар 2018, 11:53 , Фото: tatar-congress.org

Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин Бүгенге көндә Россиядә 170 шундый оешма эшли.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»).  Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Приморье краеның 80 еллыгын бәйрәм итү һәм төбәк Халыклар дуслыгы йортын төзү турында милли иҗтимагый оешмалар лидерлары белән сөйләшү булган. Аны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко уздырган.

Крайның Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Галина Алексеева сүзләренчә, быел иҗтимагый оешма да 15 еллыгын билгеләп үтә.

“Без ел саен милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә бер төркем чара үткәрәбез. Бу - Халыклар конгрессы, Дуслык күперләре, яшьләр форумнары, семинарлар. Моннан тыш барлык милли оешмалар муниципаль берәмлекләрдә үз бәйрәмнәрен уздыра”, - дип сөйли ул.

Быелгы Халыклар конгрессы "Приморье краеның 80 еллыгын бәйрәм итү" дигән баш астында астында узачак, чөнки төбәкнең төп үзенчәлеге -  милли күптөрлелек, ди Галина Алексеева.

“Юбилей елында Дуслык йорты барлыкка килү - безнең өчен бик мөһим вакыйга. Без анда үз чараларыбызны үткәрер идек”, - ди Ассамблея рәисе. Ул бүгенге көндә Россиядә 170 шундый оешма эшләп килүен билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10