ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

20 гыйнвар 2018, 10:48 , Фото: архив tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады Татарстан Президенты Дәүләт киңәшчесенә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Бүген аңа 81 яшь тулды.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан халкы һәм башка илләрдә яшәүче татарлар, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!” - диелгән  республика лидерының «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми битендәге котлавында.

Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Актаныш районы Әнәк авылында туган. Ул үз хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры булып тора. 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое дигән мактаулы исем белән бүләкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр