ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Җәмгыять

Православие динен тотучы кукмаралылар Качмануны билгеләп үтте

20 гыйнвар 2018, 23:00

Православие динен тотучы кукмаралылар Качмануны билгеләп үтте Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды.

(Кукмара, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны") Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтте. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Районыбызның Лубян авылында да әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр: инештә бәке ясалган, махсус киенү-чишенү урыннары да бар, салкыннан туңганнарга җылыну өчен чәй кайнап тора. Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелегенең Кукмара бүлеге хезмәткәрләре дә тәртип сагында тордылар.

- Лубян авылында ясалган бәкене Евгений атакай изгеләштерде. Теләгән кешеләр өч көн дәвамында анда коена алачак. Хәзерге вакытка бәкедә 60тан артык кеше коенды, - диде Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр