ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Икътисад

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 14,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

20 гыйнвар 2018, 14:17

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 14,5 млрд сум бүлеп биреләчәк Бу акча бюджеттагыларның айлык керемен Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен 14,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде.

“Бу акча бюджет хезмәткәрләренең айлык акчасын Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирә”, - диелгән 18 гыйнварда РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителгән документның 12нче пунктында.

Федераль бюджетта Россия Финанслар министрлыгы өчен акча  2018 елга һәм 2019-2020 елгы план чорына каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10