ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россия кешесе, кәбестәгә яшереп, Азербайҗаннан 30 млн сум алып кайтмакчы булган

20 гыйнвар 2018, 17:42

Россия кешесе, кәбестәгә яшереп, Азербайҗаннан 30 млн сум алып кайтмакчы булган Ир-ат Ираннан Россиягә йөк машинасында чәчәкле кәбестә ташыган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия кешесе Азербайҗаннан, йөк машинасында кәбестәгә яшереп, 30 млн сум алып кайтмакчы булган, дип яза «Газета.ру».

Ир-атны Азербайҗан таможня хезмәткәрләре тоткарлаган. Анда рәсмиләштерелмәгән 29 млн 980 мең сум акча табылган. Ул акчасын декларациядә күрсәтмәгән. Ир-ат Ираннан Россиягә «Volvo FN 12» йөк машинасында чәчәкле кәбестә ташыган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10