ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты
Тарих белән кызыксынучыларны "Тарихи бранч"ка чакыралар
Казан халкы башкаланың дөнья чемпионатына әзерлеген контрольдә тота ала
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә

Рәсми Татарстан

Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

20 гыйнвар 2018, 20:13 , Фото: пресс-служба Президента РТ

Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады Татарстанның беренче Президентына котлауларны Россиядә һәм Татарстанда яшәүче күпсанлы кешеләр юллады.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны, туган көне белән котлап, күпсанлы телеграмма килде.

Үз котлауларын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Федераль Җыены рәисе Вячеслав Володин, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Союздаш дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота, РФ Оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу һәм башка рәсми затлар җиткерде.

Котлау телеграммаларын Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәтов, Молдова Республикасының Гагауз автоном территория берәмлеге башлыгы Ирина Влах һ.б. юллаган.

Минтимер Шәймиевне Россия төбәкләре җитәкчеләре, аерым алганда Мәскәү өлкәсе губернарторы Андрей Воробьев, Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев, Мордовия башлыгы Владимир Волков, Кабарда-Балкар башлыгы Юрий Коков, Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников, Ингушетия башлыгы Юнус-Бек Евкуров, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Липецк өлкәсе губернаторы Олег Королев, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев һ.б. котлады.

Минтимер Шәймиевне күренекле сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары, компанияләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, фән, мәдәният эшлеклеләре, Россия һәм Татарстанда яшәүче кешеләр дә котлады. Алар арасында Юрий Лужков, Руслан Аушев, Эдуард Россель, Мортаза Рәхимов, Сергей Степашин, Константин Цицин, Артур Чилингаров, Владимир Ресин, Алишер Усманов, Герман Греф, Анатолий Чубайс, Олег Белозеров, Вениамин Попов, Виталий Мутко, Олег Матыцин һәм башкалар бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10