ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Авыл

Әлки районында уҗымнар яхшы хәлдә

21 гыйнвар 2018, 06:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында уҗымнар яхшы хәлдә Бүген җир катламы 26-31 сантиметр тирәнлектә туңган. Ә узган ел бу вакытта инде туфрак 40-64 сантиметрга хәтле каткан иде.

(Әлки, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Кырлар әле кар юрганы астында ятса да, киләсе уңышның нинди буласын белгечләр күпмедер дәрәҗәдә фаразлый ала инде. Кар астында кышлаучы уҗымнар ни хәлдә? Бүген бик күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга “Россельхозцентр”ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин болай җавап бирде, дип яза җирле басма.

–Районда уҗым культуралары 18 мең 531 гектарда чәчелгән. шуларның 17 мең 210 гектары – көзге бодай, 1084 гектары – арыш һәм 237 гектары көзге тритикале культурасы.
Көз көне аларның актив вегетация вакыты 20 октябрьдә төгәлләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 көнгә соңрак булды. Моның үсентеләргә зыян салырлык куркынычы юк. Гомумән алганда, вегетация төгәлләнгәндә уҗым культуралары яхшы хәлдә һәм яшь үсентеләр үсеп чыгу фазасында иде.

Без Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Әлки районара бүлеге белгечләре белән узган атнада басуларда җир катламын алып, кышкы культураларның торышын тикшердек. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда уҗымнарның 2,3 проценты үлгән. Бу нормадагы күрсәткеч.

Хәзерге вакытта уҗым культуралары яхшы хәлдә. Кар катламы 12-41 сантиметр тәшкил итә. Былтыр кар ике мәртәбә күбрәк иде. Ә нормада ул 21-50 см. Уҗымнарга 20-45 сантиметр кар катламы астында кышлау уңайлы санала. Калын һәм тыгыз кар астындагы үсентеләрнең тармаклану өлешендә минус 1 дән плюс 1 градуска кадәр температура сакланганда алар кислородка тилмерә, тончыга башлый.

Бүген җир катламы 26-31 сантиметр тирәнлектә туңган. Ә узган ел бу вакытта инде туфрак 40-64 сантиметрга хәтле каткан иде.

Үсентеләрдәге шикәр күләме дә нормада – 16-32 процент тәшкил итә. Йомгаклап әйткәндә, быелгы уҗым культураларына бернинди дә куркыныч янамый. Әлегә кадәр торган һава торышы да үсентеләр өчен әйбәт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр