ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак
Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде
Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләүне хуплады

Икътисад

Азнакайга Төркиянең Истанбул шәһәреннән эшмәкәрләр делегациясе килде

21 гыйнвар 2018, 08:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайга Төркиянең Истанбул шәһәреннән эшмәкәрләр делегациясе килде Төркия эшмәкәрләре шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләрендә, мәчеттә, ял һәм спорт объектларында булдылар.

 (Азнакай, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Узган җомгада Азнакай районында Төркиянең Истанбул шәһәреннән эшмәкәрләр делегациясе булып китте. Аларны нигездә җирлекнең инвестиция мөмкинлекләре, сәнәгать өлкәсе кызыксындырды, дип яза район газетасы.

–Районыбыз икътисадын үстерүгә этәргеч биргән, халыкка эш урыннары булдырган инвесторлар өчен безнең ишекләр ачык, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунаклар белән очрашуында. –Кирпеч заводы булсынмы ул, башка төзелеш материаллары җитештерү предприятиесе, тегү фабрикасы, җиңел сәнәгатьнең башка төрле цехлары – район өчен файдалы һәм отышлы була икән, берсенә дә каршы түгелбез.

Төркия эшмәкәрләре шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләрендә, мәчеттә, ял һәм спорт объектларында булдылар, авылларга да барып, табигый байлыклар белән таныштылар.

–Азнакайда бик кунакчыл, киң күңелле халык яши икән. Безгә шәһәрнең төзек, матур булуы, ямьле табигатегез ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты районга беренче тапкыр килгән Истанбул эшмәкәрләре, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр