ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешәндә 103 миллион сумга яңа спортзал төзиләр

21 гыйнвар 2018, 09:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешәндә 103 миллион сумга яңа спортзал төзиләр Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә күтәрелә.

(Чирмешән, 21 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә кү-
тәрелә. Казаннан килгән осталар төзелеш эшләрен кышкы суыкларда да туктатмыйлар, дип яза җирле басма.

Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган. Бу көннәрдә осталар бинага су үткәргечләр сузу белән мәшгуль, канализация челтәрләре ясалган да. Әле җылылык үткәргечләр һәм газ челтәрләре сузарга кирәк. Аннан соң осталар эчке эшләргә керешә.

24Х48 метрлы универсаль спорт залында спортның барлык төрләре, хәтта велоспорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булачак. Биредә үк тренажер залы, душ, киенү-чишенү бүлмәләре ясау да каралган. Спорт объекты өчен автомобиль кую урынын физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасы артындагы мәйданчыкта ясау планлаштырыла. Бина тирәсен төзекләндерү эшләре яз көне башкарылырга тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10