ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Чаллыга Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә

21 гыйнвар 2018, 07:00 , Фото: kamaz.ru

Чаллыга Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин.

(Чаллы, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның Чаллыга килүе көтелә. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк, дип яза җирле басма.

"Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Сергей Когогин сайлау алды штабы рәистәшләренең берсе.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре 22 гыйнварга хәтле корпоратив ялда иделәр. Президент килгәндә алар эшкә чыгачаклар. Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин. Команда 20 гыйнварда "Дакар" ярышларын тәмамлый. Чаллы командасы җиңү белән кайтыр дигән ышаныч бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10