ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар

21 гыйнвар 2018, 16:57 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар Казан галимнәре Мәскәү татарлары белән милләт проблемалары турында сөйләште.

(Мәскәү, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 19 гыйнварда Мәскәү татар мәдәни үзәгендә башкалада яшәүче татарлар Казан галимнәре белән тел, әдәбият һәм татар киносындагы актуаль проблемаларны билгеләде. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Очрашуда Казан университеты профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләр институты директоры Искәндәр Гыйләҗев; драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев һәм филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты профессоры Миләүшә Хәбетдинова катнашты. Очрашуны оештыручылар — Татар милли мәдәни мохтәрияте һәм Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге. 

Гадәти эш көне булуга карамастан, татар мәдәни үзәгендә очрашу уза торган бүлмә Мәскәүдә яшәүче татар зыялылары белән тулган иде. Татарстан кунаклары белән күрешергә килүчеләр арасында Мәскәү татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Фәрисов, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәрәев, Мәскәү татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Мәскәүдә "Штаб" татар иҗади берләшмәсен оештыручы эшкуар Рөстәм Ямалеев, "Татар дөньясы" газетасының баш мөхәррире, язучы Ренат Мөхәммәдиев һәм башка танылган фән, мәдәният вәкилләре бар иде.

Төп мәсьәлә - татар теле

Ике сәгатькә сузылган әңгәмә вакытында татар халкының тарихы һәм әдәбиятына кагылган актуаль сораулар күтәрелде. Программада татар теле турында фикер алышу каралмаса да, Казан кунаклары белән күрешергә килгән тыңлаучыларның Искәндәр Гыйләҗевкә бирелгән сорауларының күбесе татар теленең язмышына кагылышлы иде.

Шулай ук төбәкләрдә татар авылларының бетә баруы, үз авылы тарихын белүчеләрнең дә елдан-ел кимүе сәбәпле бу тарихи катламның югалуы турында борчылучылар да чыгыш ясады. Галимнәрнең бу юнәлештә нинди чаралар күрүе хакында да сорау яңгырады. Җавап итеп, тарихчы Казан университеты базасында авыллар тарихын өйрәнү өчен махсус фонд булдырылачагын, төбәкләргә багышланган өч томлы энциклопедия бастырылуын хәбәр итте.

"Зөләйха" кебек фильмнар төшерүгә киртәләр бар дип куркырга кирәкми"

Киносценарист Мансур Гыйләҗевнең чыгышы милли кинематографиянең хәзерге хәле һәм киләчәктәге перспективалары хакында иде: "Безнең милләтне нәкъ кинематограф аша бөтен дөньяга танытырга, күрсәтергә була. Ә безнең милләтебезне күрсәтергә, танытырга кирәк. Бу безне берләштерәчәк!"

Мансур Гыйләҗев, татар киносын үстерү юлларын эзләгәндә, хәзерге вакытта халыкара аренаны яулап килүче якут кинопроектларына игътибар итәргә чакырды, милли фильмнар төшергәндә алар тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Киносценарист фикеренчә, милли рухлы фильмнар иҗат итәргә ниндидер сәяси киртәләр комачаулар дип куркырга кирәкми. "Соңгы вакыт өчен бер генә мисал. Нинди көчле, трагик мәгънәле булмасын, "Зөләйха" фильмына андый каршылыклар күренмәде", - диде ул.

"Дөньяга танытырлык татар фильмнары төшерергә алынган очракта, сюжет итеп кулланырлык тарихи, мәдәни байлыгыбыз җитәрлек — Мансур әфәнде белән тулысынча килешәм. Үзебезнең фильмнарга тамашачы игътибарын җәлеп итәр өчен хәзерге яшь буын кызыксына торган актуаль темаларга да фильмнар төшерү кирәк, дигән фикерен дә хуплыйм", - дип белдерде очрашуга килгән Ренат Хөснетдинов.

Ренат Хөснетдиновның өч баласы да татар мохитендә тәрбияләнә, мәктәп яшендәгеләре Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбендә укый.

Тулысынча татар телендә барган бу очрашу Миләүшә ханым Хәбетдинова сөйләгән табибә Чәкчәк турындагы матур милли легенда белән тәмамланды. "Чәкчәк - бердәмлек символы. Менә бүген биредә чәкчәкнең бөртекләре җыелган. Без - татарлар, без булдырабыз, безгә чәкчәк кебек бердәм булырга кирәк", - дип тәмамлады ул чыгышын. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10