ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кайбыч районы Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы физикадан республика олимпиадасы призеры булды

21 гыйнвар 2018, 02:00 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч районы Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы физикадан республика олимпиадасы призеры булды Аны олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Айдар Хәсәнов министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы  Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы физикадан республика олимпиадасы призеры булды, дип яза җирле басма.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» олимпиада үзәгендә 7-11 класс укучылары арасында физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды. Анда Татарстанның 38 районыннан 172 укучы катнашты.

Олимпиадада Кайбыч районыннан алты укучы белемен сынады. Алар арасыннан Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 класс укучысы Рамил Гаттаров өченче урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Аны олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Айдар Хәсәнов министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10