ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Мәдәният

Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат

21 гыйнвар 2018, 10:26 , Фото: Михаил Захаров, tatarstan.ru

Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән хушлашу Актерлар йортында 22 гыйнварда булачак.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.

Открытие персональной юбилейной фотовыставки заслуженного работника культуры М.Б.Козловского. Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була.

Выставка Михаила Козловского

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фоторәссам Михаил Козловскийга дәүләт бүләген –  “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Выставка Михаила Козловского

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән һәм дәүләт хакимияте органнарында күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, М.Козловскийны “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

Открытие персональной юбилейной фотовыставки заслуженного работника культуры М.Б.Козловского. Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган.

Открытие персональной юбилейной фотовыставки заслуженного работника культуры М.Б.Козловского. Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.

Выставка Михаила Козловского


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10