(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Сарман районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген Үзәкләштерелгән китапханәдә балалар һәм әти-әниләр өчен кызыклы чара оештырыла.
"Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, инде гыйнвар аеның да яртысы үтеп китте. Могҗизалар бетте дип уйлыйсызмы? Юк, алай түгел! Үзәк китапханәдә “Книгостайл” дип аталган могҗизалы бүлмә үз ишекләрен ача", - дип хәбәр ителә сайтта.
Бүген, 22 гыйнвар көнне, 15.00 сәгатьтә теләге булган һәркемне Сарман үзәк китапханәсендә беренче катта көтәләр.
Үзәкләштерелгән китапханә хәбәр иткәнчә, җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр булачак.