ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Мәдәният

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

21 гыйнвар 2018, 13:34

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бу көннәрдә Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә Актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша үзе хәбәр итте.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән. Татарстан артисты уздырган мастер-классларда социаль челтәрдә теркәлү узган һәрбер кеше катнаша алган. Алар арасында Дубайда ял итүчеләр дә, шулай ук биредә хезмәт итүчеләр дә булган.

“Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алалар, башкарып та чыгалар, - диде Фәнис Җиһанша “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Яңа белемнәр аларга яңа үрләр яуларга ярдәм итсен”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр