ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак

Җәмгыять

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

21 гыйнвар 2018, 15:29

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Новая Кама"). Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов исеменә шәһәр кешеләреннән коллектив мөрәҗәгать килгән. Алар муниципаль мунча төзү турында сорый.

"Новая Кама" газетасы районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына комментарий сорап мөрәҗәгать иткән.

Палата хәбәр иткәнчә, 2016 елда Пролетарская урамындагы җир участогы “көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты (мунча) өчен” юридик затка аренда хокукында ачык аукцион аша тапшырылган.

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан. Хәзерге вакытта әлеге инженерлык челтәрләрен кирәкле участоктан читкә чыгару буенча эшләр бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр