ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Спорт

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

21 гыйнвар 2018, 15:02

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

(Чаллы, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2018”нең җиңүле нәтиҗәләрен шәрехләде. “Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам!”- диде ул.

“Мин быел барлык Россия спортчыларына шундый ук матур җиңү телим. Без спорт сезонын җиңү белән ачтык, барлык ярышлар да шул рух дәвам итсен иде. Россия беренче булырга тиеш!” – дип өстәде Чагин.

Татарстаның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңде.

Йөк машиналары зачетында лидер булып Эдуард Николаев экипажы танылды. Финишка өченче булып Айрат Мәрдиев экипажы килде.

Раллида ярыш йөк машиналары зачетында бик киеренке барды. Ярыш тәмамланырга ике көн кала “КАМАЗ”дагы Эдуард Николаевтан төп көндәше IVECOдагы аргентиналы Федерико Виллаграны генераль классификациядә бары бер секунд кына аерды. Сан Хуан – Кордобада, ярышның соңгы этабында, аргентиналы машинасы ватылып, дистанциядән чыкты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10