(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Махачкала мэры Муса Мусаев гаепләү белдерелгәнгә кадәр суд тарафыннан ун тәүлеккә сак астына алынган. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.
Агентлык мәгълүматы буенча, әгәр дә Мусаевка гаепләү белдерелсә, аны сак астында тоту ике айга кадәр озайтылачак. Алдарак Мусаевка карата җинаять эше кузгатылганлыгы хәбәр ителгән иде.
2016 елның мартында Мусаев “АСПК “ җәмгыятенә милке итеп республикага караган кишәрлекне биргән. Белгечләр Дагыстан бюджетына килгән зыянны 80 млн дип бәяләгән.