ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Филүс Каһиров Алматыда Татар музыкасы концертында катнашачак

21 гыйнвар 2018, 16:35 , Фото: Рамиль Гали

Филүс Каһиров Алматыда Татар музыкасы концертында катнашачак Программада Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы каралган.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). “Рухани Жанғыру” программасы кысаларында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы Казахстан дәүләт филармониясенең симфоник оркестры катнашында (дирижер - Нурҗан Байбусынов) узачак Татар музыкасы концертына чакыра. Әлеге хәбәрне Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җиткерә.

Программада “Астана Операсы” театры солисты, Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы көтелә.

Концертта Казахстанда туган татар авторлары - Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Рөстәм Яхин һәм башкаларның көйләре яңгырачак.

Татар музыкасы концерты 25 гыйнварда 19.00 сәгатьтә Алматы шәһәренең Җамбыла исемендәге Казахстан дәүләт филармониясе Концерт залында узачак. Ул шәһәрнең Калдаяков урамындагы 35нче йортында урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10