(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген "Россия 1" каналындагы "Сто к одному" тапшыруында Казан командасы "Туган тел" җырын башкарды.
Команданың җитәкчесе - артист Мурат Гайсин. Алып баручы "яраткан җырыгыз бармы" дип сорагач, ул барыбыз да яраткан җыр бар, дип белдерде.
"Туган тел"не җырлаганнан соң, Раил исемле катнашучы җырның мәгънәсен дә аңлатты: "Безнең матур телебез аркасында без бу тормышта нәтиҗәләргә ирештек, без туган телебез - татар теле белән горурланабыз". Алып баручы "Туган тел" турында: "Матур җыр", - диде.
Бәйгедә казанлыларның көндәше - Түбән Новгород командасы җиңде.