ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты
Тарих белән кызыксынучыларны "Тарихи бранч"ка чакыралар
Казан халкы башкаланың дөнья чемпионатына әзерлеген контрольдә тота ала
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә

Спорт

Балтач көрәшчеләре өченче урынны били

22 гыйнвар 2018, 05:00

Балтач көрәшчеләре өченче урынны били Татарстан милли көрәш федерациясе 2017 елда үткәрелгән милли көрәштә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарны игълан итте.

 (Балтач, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлсинә Гарипова). Татарстан милли көрәш федерациясе 2017 елда үткәрелгән милли көрәштә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарны игълан итте, дип яза җирле басма.

Кукмара һәм Түбән Камадан гына калышып, Балтач көрәшчеләре мәртәбәле өченче урынны яулады. "Балтачта тотрыклылык барлыкка килде", - дип бәя бирде әлеге федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин, безнекеләрнең соңгы елларда кабат призлы урыннарга күтәрелүен һәм әлеге биеклекне саклап кала алуларын искәртеп. 2018 елда исә бу күрсәткечне тагын да яхшыртуларын өмет итеп, көрәшчеләребезгә тагын да зуррак уңышлар телисе килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10