ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ветеринария идарәсе җитәкчесе тармакта кадрлар җитешмәвен җиткерде

24 гыйнвар 2018, 14:43 , Фото: Ильнар Тухбатов

Ветеринария идарәсе җитәкчесе тармакта кадрлар җитешмәвен җиткерде Республикада мал табибларына уртача – 44 яшь.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың ветеринария тармагын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе бүген дә актуаль кала бирә. Бу хакта бүген Россельхознадзор белән Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов билгеләп үтте.

“Авыл җиренә яшь кадрларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. 2015 елның 1 июленнән идарәнең махсус карары нигезендә, 30 яшькәчә булган белгечләргә өстәмә түләү каралган. Беренче өч хезмәт елында яшь белгечнең төп хезмәт хакына 10 мең сум акча өстәлә. Шул ук вакытта аңа 35 мең сум күләмендә “подъемный” акча бирелә. Әлеге программа нигезендә, без мал табибларының яшен яшәртүгә ирештек. Хәзер аларның уртача яше – 49 түгел, 44кә тигез", – диде идарә башлыгы.

Исегезгә төшерик, узган елның ноябрендә Әлки районында узган киңәшмә вакытында, Алмаз Хисаметдинов, әлеге программа нәтиҗәсендә, 200дән артык яшь белгечне авылларга кайтара алуларын әйткән иде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10