ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Алматыда Казахстан Акиме Баурҗан Байбек белән очрашты

25 гыйнвар 2018, 10:39 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Алматыда Казахстан Акиме Баурҗан Байбек белән очрашты Очрашуда Алматыда яшәүче татар яшьләренең белемен Казанда үстерү мөмкинлекләре турында да сүз булды.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Казахстанның Алматы шәһәре хакимиятендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Казахстан Акиме Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек белән очрашты. Татарстан ягыннан рәсми чарада шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Рәсми очрашуда Алматы шәһәре Акиме урынбасары А.Кырыкбаев, Алматы шәһәренең туризм идарәсе бүлеге җитәкчесе Н.Батталов һәм татар иҗтимагый берләшмәләре вәкиле Ринат Абделхаликов бар иде.

Татарстан һәм Казахстан вәкилләре Алматыда яшәүче татар яшьләренең белемен Казанда үстерү мөмкинлекләре, этник туризм мәсьәләләре, мәдәният өлкәсендәге ике арадагы хезмәттәшлек турында сүз алып барды. Аким Байбек Казахстандагы татар оешмалары эшчәнлеге турында сөйләп узды, аларга югары бәя бирде.

Татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Ринат Абделхаликов чыгыш ясады. Ул шулай ук бүген Җамбыл исемендәге Казах Дәүләт филармониясенең Концертлар залында узачак Татар музыкасы уртак концертына әзерлек мәсьәләләренә тукталды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр