ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Мерседес» автомобиле трассага йөгереп чыккан кызны бәрдергән

26 гыйнвар 2018, 10:34

Казанда «Мерседес» автомобиле трассага йөгереп чыккан кызны бәрдергән Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү – Уфа юлының 824нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Совет районында «Мерседес» автомобиле көтмәгәндә трассага йөгереп чыккан кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кичә Мәскәү – Уфа трассасының 824нче чакрымында Чабакса авылы тирәсендә 25 яшьлек кыз тизлеген арттырган чит ил автомобиле тәгәрмәче астына килеп кергән. Ул юлга кинәт йөгереп чыккан, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10