ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан кафесында 3 миллион урлаучыны Краснодарда тотканнар

31 гыйнвар 2018, 21:24 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан кафесында 3 миллион урлаучыны Краснодарда тотканнар Яңа Савин районында кафеда бер ир-атның сумкасыннан 3 млн сум урлаган булганнар.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Полиция кафеда онытылып калган сумкадан зур суммада акча урлаган 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Узган елның декабрь башында бер ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән һәм Казанның Яңа Савин районында кафеда 3 млн сум акчасын урлаулары турында сөйләгән. Ул сумкасын онытып калдырган булган, бераздан килеп караса, сумкада акча табылмаган.

Полиция Краснодарда яшәүчене тоткарлаган, ул элек тә хөкем ителгән булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең оператив эзләү бүлеге хезмәткәрләре “Ямашев” полиция бүлеге хезмәттәшләре белән бергә шикләнелгән затны тоткарлау өчен Краснодарга командировкага киткән.

Хәзер гаепләнүче Казанга кайтарылган һәм сак астына алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10