ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

5 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

5 февраль 2018, 21:00

5 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде, татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итәләр, "Гаилә" мәчете берьюлы ике бәйге оештыра.

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды/ Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

Татарстан синоптиклары алдагы биш көнгә фаразларын җиткерде/ 6 февральдә республикада явым-төшем кимиячәк, ә 7-8 февральдә кар явудан туктаячак.

Татарстан синоптиклары алдагы биш көнгә фаразларын җиткерде

2019 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы исеменә Кыргызстан шәһәрләре дәгъва итә/ Россиянең Уфа, Абакан, Кызыл, Якутск, Таулы Алтай шәһәрләре дә төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртәргә лаек, дип белдерде ТӨРЕКСОЙ җитәкчесе.

2019 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы исеменә Кыргызстан шәһәрләре дәгъва итә

Төркия телеканалында татарлар турында тапшыру дөнья күрде/ Тапшыруда татарлар турында Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле Гөлтан Ураллы сөйли.

Төркия телеканалында татарлар турында тапшыру дөнья күрде

Уфада Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган фильм күрсәтелде/ Уфада Наҗар Нәҗми исемендәге аллея һәм һәйкәл ачу фикере әйтелгән. 

Уфада Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган фильм күрсәтелде

Татар артистлары “Татар-информ” студиясендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыды/ Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләр социаль челтәрләрдә таратылачак.

Татар артистлары “Татар-информ” студиясендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыды

Абдулла Дубин Г.Тукай премиясе сорап Президентка хат язган/ Левитаннан сабак алган, 23 ел диктор булып эшләгән, элекеге югары категорияле белгеч, хаксызга эшеннән җибәрелүен шулай компенсацияләргә уйлаган.

Абдулла Дубин Г.Тукай премиясе сорап Президентка хат язган

Галимнәр татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итә/ Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар теленең зур электрон тупланмасы "TATZET" платформасы тантаналы төстә ачыла.

Галимнәр татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итә

Татар галимнәре Казанда Уен кораллары музее кирәклеген әйтә/ Рәсемнәре, тасвирламалары, аналоглары булган музыка уен коралларын яңартырга кирәк.

Татар галимнәре Казанда Уен кораллары музее кирәклеген әйтә

"Гаилә" мәчете берьюлы ике бәйге оештыра/ Ике бәйге дә гореф-гадәтләрне саклауга багышлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10