ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Абдулла Дубин: Хөкүмәт башында хатын-кызлар утырса, мин дә халык артисты булыр идем...

7 февраль 2018, 10:16 , Фото: Солтан Исхаков

Абдулла Дубин: Хөкүмәт башында хатын-кызлар утырса, мин дә халык артисты булыр идем... Танылган диктор радиодагы эшчәнлеге һәм ни өчен иҗаты чәчәк аткан чорда эшеннән китәргә мәҗбүр итүләре турында сөйләде.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова).  Абдулла Дубин иң чибәр татар дикторы Иркә Сакаева белән нинди мөнәсәбәттә булган? Ни өчен иҗатының чәчәк аткан чорында яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр? Татарстан радиосында эшләүче Дубинга диктор Юрий Левитан нинди фатиха биргән? Болар хакында Абдулла Дубин "Татар-информ" агентлыгына интервьюда сөйләде.

Абдулла Дубин - татар телевидениесе йолдызы, югары категорияле диктор. СССР Журналистлар Берлеге әгъзасы. Соңгы елларда ул үзен төбәкче-филокартист итеп танытты. Кызыклы тарихи хезмәтләренең басылып чыкканнары да дистәгә якын. Абдулла әфәнде "Татар-информ"га интервью бирергә ризалашты.

Беренче микрофон – чынаяк!

- Абдулла әфәнде, сез татар телевидениеcе тарихында якты эз калдырган шәхес, ул чорда эшкә әзерлекле килгән профессиональ диктор.

- Без - бик бәхетле кеше. Совет телевидениесендә эшләдек. Акыл, гыйбрәт, шәхесләр турында сөйләдек. Бүгенге үзәк телевидениене карыйм да, турысын әйтәм: бандитизм һәм фәхишәлек. Башкача әйтә дә алмыйм. Бер программада - үтереш, икенчесендә - көчләү. 37 кешене үтергән бандитлар турында сөйлиләр, гаҗәеп хәл...

Мин 14 балалы гаиләдә тудым. Йокларга ятканда, һәрвакыт репродуктор эшләп тора иде. Ю.Левитан сөйләгәнне бик ярата идем. Мәктәптән кайткач, сервиздан чынаяклар алып, шуларны бер-берсенә куеп микрофон итеп ясыйм. Абыем элемтә бүлегендә эшли иде, ул таушалып беткән микрофон алып кайткан иде. Иң яраткан уенчыгым шул булды минем. Микрофон каршында дәресләремне укыйм. Левитан шикелле укырга тырышам, хәзерге тел белән әйтсәк, Левитанга пародия ясыйм. Балачак хыялым: имештер мине тыңлыйлар төсле тоела иде. Балачактагы яраткан уеным мине киләчәктә һөнәр сайларга этәрде. Левитан белән очрашырмын дип ул вакытта башыма да китермәгән идем.

Әстерханда туып үстем, анда төрле түгәрәкләргә йөрдем. Ул вакытта балалар өчен түгәрәкләр гөрләп эшләп торды, җаның теләгәнгә йөр генә. Хәзер аларны да бетерделәр.

 

“Татарлар арасына китсәң, зур дәрәҗәгә күтәрелерсең”

- Әстерханнан ничә яшегездә чыгып киттегез?

- Туган ягымнан 20 яшемдә китеп бардым. Укытучыларым миңа Казанга барып театр училищесына керергә киңәш итте. “Татарлар арасына китсәң, зур дәрәҗәгә күтәрелерсең”, - дип озаттылар. Мин шуңа ышандым. Әстерхан драма театрында Владимир Меньшов белән бер сәхнәдә уйнадым. Ул әйтә иде, әйдә, Мәскәүгә укырга керәбез, ди. Ә мин: “Үземнең татарларым янына барам”, - дидем. Әле ул вакытта Казанда театр училищесы кабат ачылып кына килә иде. 1961 елның ноябрендә татар төркемендә укый башладым. 1962 елның маенда, зур хәйлә белән документларымны алып, Мәскәүгә китеп бардым. Конкурслар аша узып, ГИТИСка режиссура факультетына укырга кердем. Мәскәүдә калсам, миңа ярдәм итүче булмас иде. Ә мин Казанда эшли башлаган идем бит инде. Шуңа да, театр институында читтән торып укыдым. Ул вакытта бик җайлы иде, студентның юлына да акча бирә торганнар иде, хәзер бу турында сүз әйтсәң, авызыңа сугарга мөмкиннәр. “Укы, кеше генә бул!” - дия торганнар иде. Хөкүмәт безне чынлап кайгырткан икән...

1982 елны Ю.Левитан белән очраштым. “Югары категорияле диктор” дигән дәрәҗәгә ирештем. Ә ул вакытта комиссиядә Левитан, Кириллов, Леонтьева, Шумаковлар – бөек дикторлар утыра иде. Мин категория алганда гына, монда хуҗалар алышынды. Заманында мине мондагы эшкә Михаил Долгов алган иде.

Безнең радиода да бик яхшы коллектив иде. Эльс Гадел, Эльза Гобәйдуллина, Камал апа Саттарова – иң билгеле дикторларыбыз. Камал апа белән 1962-1984 елга кадәр эшләдек. 7 сәгать, 10 минутта башлана иде Татарстан тапшырулары. Камал апа Саттарова белән шул программаны ачып җибәрә торган идек. Ул татарча, мин рус телендә алып бардык. Телевидениегә дә еш чакыра иделәр. Без радиода да, телевидениедә дә параллель эшләдек.

- Абдулла әфәнде, шулай да сез аннан куылган булгансыз икән?..

- Бервакыт радиога тапшыруларны башлап җибәрергә дип килсәм, татар телендә сөйләүче диктор килмәгән. Эльс Гаделовның бер гөнаһысы бар иде шул... Югалып калмадым, татарча сөйли башладым. Кыска гына әйткәндә, коллегамны йолып калдым. Радиода иртәнге тапшыруларны төгәлләгәч, летучкага телевидениегә китеп бардым. Җыелышка Илгиз Хәйруллин йөгереп керде. Җыелышны туктатты да, мине бастырды. Хәзер искә төшерсәм, күзгә яшьләр килә: “Бүген Абдулла Ибраһимович безнең комитетны, абруебызны коткарып калды!” - ди.

Шул вакыйгадан соң, минем дошманнарым пәйда була башлады. “Моны Хәйруллин ярата, 20 ел эшли, мөгаен үзенә исем бирерләр”, - дип пышылдашырга ук тотындылар. Мине бөтен яктан чукый башладылар, 1984 елның башында минем урынга конкурс игълан ителде. “Кадрларны алыштырырга кирәк, шулай тиеш”, - диделәр миңа.

“Интернацианаль байрак”ның татарларга кирәге булмады

- Юрий Левитаннан сабак алган кешегә?..

- Левитан белән очрашу 1982 елны булды. Бу вакытта мин телевидениедән радиога тулаем китәргә җыена идем. Башым пеләшләнә башлаган, ә ул заманда тышкы кыяфәт зур роль уйный иде. Шул вакытта И.Хәйруллин мине Мәскәүгә радио дикторлары семинарына укырга җибәрде. Мин Левитан төркеменә эләктем. Анда ике кеше идек. Останкинога, мәсәлән, төнге 12 дә килә, шул арада безнең белән дә шөгыльләнә иде.

Бервакыт миңа мөрәҗәгать итә: “Абдулла Ибраһимович, мөгаен, сезне Татариядә күтәреп кенә йөртә торганнардыр? Сезне күзәтәм дә, сезнең чын мөселман исеме. Славян фамилиясе - Дубин. Бик чиста рус сөйләме. Эфирда Абдулла Дубин исеме интернациональ байрак кебек яңгырый бит!” Рухы шат булсын, ул 1983 елны дөнья куйды. Ул менә шул “интернацианаль байрак” белән татарларның нәрсә эшләгәнен белми дә калды. Чыннан да, Левитаннан зур тәҗрибә алдым. Иҗатымның күтәрелешендә, мине алып аттылар. Кемнең юлын аркылы чыкканмындыр инде...

Сумкамны тутырып җибәрәләр иде

- Абдулла әфәнде, сез телевидениедә эшләгәндә экран йолдызларының дәрәҗәсе нинди иде?

- Әлхәмде лилләһи шөкер, бүген минем дәрәҗәм күбрәктер дә ул вакыттагыдан. Чөнки халык бит бармак белән эшләнмәгән, надан түгел. Хәзер дә мине тавыштан таныйлар, Аллаһының рәхмәте. Кайбер вакыт, троллейбуста бараганда сөйләшсәм, радио сөйлиме әллә, дип борылып карыйлар. Миндә Аллаһ биргән тавыш.

- Матур тавышлы танылган кеше булгач, ханымнар да битараф калмагандыр бит?

- Алай безнең арттан йөрүчеләр юк иде, дөресен әйткәндә. Мин тормышта пеләшемне томалар өчен париклар кими идем. 1990 еллар бик авыр чор булды. Кибетләрдә ашамлыклар юк, кием-салым, дигәндәй. Ә менә ул яктан, мин бик бәхетле булдым. Кая гына мөрәҗәгать итсәм дә, булышалар иде. Кибетчеләр танып, сумкамны тутырып җибәрәләр иде.

Дөнья секска нигезләнә!

- Радиода да, телевидениедә дә зур шәхесләр белән эшләгәнсез. Алар турында истәлекләр язарга теләмисезме?

- Иркә Сакаева турында бик күп яздым, чөнки ул - минем иң якын коллегам иде. Без бергә эшләдек, халыкта хәтта, имештер, без бер-беребезне яратабыз, дигән фикер дә туган иде. Юк, андый хисләр юк иде. Ул вакытта Иркә Щепкин училищесы тәмамлаган, аның яшьтәшләре Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов һ.б. Г.Камал исемендәге театрда эшлиләр. Барысы да халык артистлары булды. Ә Иркә 1977 елны “Татарстанның атказанган артисты” исемен генә алып өлгерде. Аннан дикторлар күбәеп китте. Хәзер дә гаҗәпләнәм: һава торышын әйтер өчен, аерым хатын-кыз эшли. Бу бит инде узышлый әйтелә торган нәрсә! Юк, туганнарын, якыннарын экранга чыгаралар. Дөнья секска нигезләнә! Мин моңа инде инандым. Бездә бар иде бер диктор. “Земля” сүзен “и” хәрефен куеп яза иде. Россиянең халык артисты үзе! Хөкүмәт башында хатын-кызлар утырса, мин дә халык артисты булыр идем...

- Сез телевидениедә турыдан-туры эфирда эшләгәнсез, моның үз җаваплылыгы бар...

- Сүз чыпчык түгел, очып китсә, тотып булмый. Ә дикторлар моны: “Сүз чыпчык түгел, тотсалар, очып китәчәксең!” - дип әйтергә ярата. Үз эшемә бик җитди карый идем. Безгә бит хөкүмәт рупоры итеп карый иделәр. Шуңа күрә, хата ясарга ярамый иде, ул безнең өчен бик каты түбәнчелек саналды. Аллага шөкер, андый мизгелләрне үзем ягыннан хәтерләмим. Эшләгәндә “сөйли торган баш” булып кына утырырга тырышмадым, журналист булгач, үз сүзләремне әйтеп, фикеремне дә белдерергә тырыша идем. Ә моның өчен бик тәнкыйтьлиләр һәм җәзасын да бирә иделәр. Ул чорда цензура бик каты иде. Хәзер генә ул ни телим, шуны сөйлим. Ләкин мондый иркенлек, юньлегә илтми. Җәмгыятьнең таркалуы бара.

- Абдулла әфәнде, Татарстан каналларын карыйсызмы соң?

- Дөресен генә әйткәндә, сирәк карыйм. Соңгы елларда безнең Татарстан телевидениесе бик күтәрелде. Телевидениенең материаль базасы яхшырды. Татар телендә махсус канал эшли башлавы да сөенечле. Болар барысы да кәефне күтәрә. Ләкин Татарстанны хәзер кем карый? Каналлар күбәйде, берсендә - үтереш, икенчесендә - фаҗига, өченчесендә секс. Болар барысы да тамашачының игътибарын ала.

Татарстан җитәкчеләре үзебезнең каналга зур ярдәм күрсәтәләр. Ләкин процентларга күчергәндә, тамашачылар аз.

Эштән китү иске Казан фотоларын җыярга этәргеч биргән

- Экранга күнеккән кешеләр эшләреннән авыр китә. Сезгә ничегрәк булды яраткан эшегездән аерылу?

- Аллаһның ярдәме - сабырлык белән китеп бардым, ул вакытта миңа 43 яшь иде. Иркә Сакаеваны “ашадылар” 1982 елны, нәкъ 43 яшендә. Ике елдан соң миңа да 43 яшь тулгач, җибәрделәр. Мәкаләләр яза башладым. Соңгы 20 елда буклетлар җыю, чыгару белән шөгыльләнәм. Берсендә иске Казан күренеше тасвирланган открыткага тап булдым. Шуннан кызыксынып киттем. Менә шул иске Казан күренешләре аша шәһәр миңа яңадан ачыла башлады. Бу эшемә бик бирелеп киттем. Фотооткрыткалар җыя башладым. Берочтан, Әстерханныкын туплый башладым. Бүгенге көнгә 7 китап чыгардым.

Кеше кешене ашар – татарлардан башлар

- Камал Саттарова, Иркә Сакаева татар телевидениесенең башында, татар теле сагында торган шәхесләр. Алар турында бүгенге буын аз белә, сәбәбе?

- Бәхетле кеше – барысына дошман. Аларны беркем искә дә алмый. Быел Иркәгә, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде... Камал апа бик авырлыклар кичерде, аны да бик чукыдылар. Кеше кешене ашар – татарлардан башлар. Аның югары белеме юк, әмма ул - халыктан чыккан талант иде. “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исеме булды. Минем дә иң зур исемем - хаҗи. 1990 елны хаҗда булдым. Миңа сатылган исемнәр кирәкми. Миңа карата кылынган гөнаһларны Тукай премиясе белән компенсацияләүләрен сорап Илбашыбызга хат яздым. Миңа акча кирәкми, шулай да 23 ел республика радио һәм телевидениесендә хезмәт куйдым. Кырык елдан артык төбәк тарихын өйрәнәм, буклетлар нәшер иттем. 60 ел журналистикада эшлим. Хөкүмәт биргән бернинди мактаулы исемнәрем юк. Бүгенге көндә шаяртып үземне мактаулы исемем – “инвалид по зрению”, дип йөрим.

Бармак араларында тәмәке, янып беткәнче сөйләп өлгерергә кирәк!

- Абдулла әфәнде, диктор һөнәре юкка чыгып бара, бу хакта да уйланасыздыр...

- Текст укырга теләсә кем булдыра, дип әйтә тоганнар иде безгә, кайберәүләр. Хәзер дә шулай. Ә бит уку да төрлечә була, кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җиткерергә кирәк. Тыңлап торсаң, хәзер сөйләүчеләрнең бармак араларында тәмәке, шул янып беткәнче сөйләп өлгерергә кирәктер кебек тоела. Пыт, пыт, пыт киләләр. Нәрсә сөйләгәненең яртысын аңлавы да мөмкин түгел. Тыңлаучыларга карата хөрмәт юк. Эшеңә мөнәсәбәт, гомумән, төкереп карау кебек тоела.

Бу дөньяда гаҗәп нәрсәләр бар. Экранга чыгару да конкурслар буенча түгел, бу - туганы, бусы - якташы, теге - дусты, сөяркәсе дигәндәй. Шуның нәтиҗәсен күреп торабыз. Тереләр үлеләргә көнләшер, диелгән. Өч ир-ат бер әтәчне суячак, дигәне дә бар. Көн саен диярлек, “Балага ярдәм итегез”, - дигән өндәүләрне ишетәбез. Кызларыбыз тәмәке тарта, кулларында - сыра... Үзе гарип балалардан киләчәктә нинди бала туачак? Табигать үз халәтен ничек тә саклар ул, ә халык, вакытында тыелмаса, зәгыйфьлеккә чыгачак. Мин тормышка, гомумән, битараф түгел. Урамда тәмәке тарткан кешене күрсәм дә: “Тәмәкеңне ташла, а то пенис отвалится,” - дим.

Туры сүзле булдым. Туры юлдан баручыларга Аллаһ үзе ярдәм бирә. Сабыр итәргә кирәк.

"Яшь хатыным белән кыз үстерәбез"

- Шәхси тормышыгыз турында да әйтсәгез иде.

- Минем беренче хатыным - Эльза Гобәйдуллина, Гариф Гобәйнең кызы. Гаҗәеп укымышлы кеше иде. Мин Татарстанда андый грамоталы өч кешене генә беләм. Шуларның берсе - Эльза. Ул Мәскәү өчен язылган текстларны төзәтеп чыккач, сөйләүчегә дә укуы җиңел була торган иде. Текст чишмә кебек агыла.

Хәзер яшь хатыным белән кыз үстерәбез, аңа 8 яшь тулды. Икенче сыйныфта укый, фамилиямне горур йөртә. Дубина булгач, наданнар көлерләр дә. Аны диктор итәсем килми. Үз юлын табуын телим. Хәзер ата-аналар балаларын бик күп түгәрәкләргә йөртеп, тиз генә баласын танытмакчы, тик ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми инде. Әйбәт укысын, сәламәт булсын – иң мөһиме шул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10