ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ислам диненә чакырган яңа хезмәт әзерләнә

8 февраль 2018, 14:42 , Фото: Султан Исхаков

Ислам диненә чакырган яңа хезмәт әзерләнә “Чакыру” китабының икенчесе февраль аенда дөнья күрәчәк, ди автор Нияз хәзрәт Сабиров.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Февраль аенда Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дигән китабының икенчесе дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дип исемләнгән беренче китабы 2012 елда чыкты. Хәзрәтнең бу беренче хезмәте, һәм монда 26 үрнәк вәгазь урын алган иде. Китапта мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакындагы вәгазьләр дә бар.

Мәчет муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде.

“Чакыру" китабының икенче кисәген әзерләдем, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу яңа хезмәтем өч өлештән торачак. Беренче өлештә - җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылачак. Икенчесендә җомга һәм гает вәгазьләре урын ала. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин булачак. Бу китабым, Иншалла, февраль урталарына әзер булыр, дип ышанам. “Чакыру” имамнар өчен зур ярдәмлек булыр, дип өметләнәбез”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10