ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Әлки районының Карга авылында фестиваль концерты югары дәрәҗәдә узды

12 февраль 2018, 02:00 , Фото: архив/Султан Исхаков

Әлки районының Карга авылында фестиваль концерты югары дәрәҗәдә узды Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы К.Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотрның чираттагы концерты узды.

(Әлки, 12 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре",  Марат Хәмитов). Әлки районының Карга авылында “Чәчәк атсын туган ягым Татарстан” фестивале концерты югары дәрәҗәдә узды,дип яза җирле басма.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотрның чираттагы концерты Карга мәдәният йортында үтте.

Әлеге кичәне җанлы һәм эчтәлекле итү өчен авылның яшьләре дә, ак яулыклы әбиләре дә зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Алар сәхнәдә җыр-биюләрне һәм аулак өй уеннарын бик оста итеп күрсәттеләр.

Гөлнара Шәйхетдинова, Миңлегөл Хисмәтова, Рамилә Гәрәева, Гөлфирә Хисамова, Чулпан Гыйнанова, Гөлфирә Хисмәтова, Чәчкә Зиннәтуллина, Зилә Кәримова, Адилә Зиннәтуллина, Лилия Хәсанова, Филүзә Зәйнуллина һәм Фирдүс Зиннәтуллинның җырлавын тамашачылар алкышларна күмде. Гөлфирә Зәйдуллина, Раинә Гыйнанованың дәртле биюләре нур өстенә нур булды.

Концертны оста итеп оештыручы һәм алып баручы Айсылу Кәримовага, клуб мөдире Гөлчирә Хәсәншинага зал тулы халык рәхмәтләрен җиткерде.

Концертны жюри да яхшы дип бәяләде.

,


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр