ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

Хәвеф-хәтәр

Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән

12 февраль 2018, 12:33 , Фото: архив/Михаил Захаров

Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән Фаҗига Ашабаш авылы янында тимер юл кичүендә булган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров.

10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан – Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган.

«Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә. Кыз колакчыннар киеп, музыка тыңлап бару сәбәпле, якынлашып килүче поездны абайламый калган булырга мөмкин», - дип фаразлый Дмитрий Захаров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр