ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

2017 елда Казанда 50 ел бергә яшәгән пар аерылышкан

12 февраль 2018, 12:59

Узган ел Татарстан башкаласында аерылышу турында 4,6 мең акт теркәлгән.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2017 елда Казанда 50 ел бергә яшәгән пар аерылышкан. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда Татарстан башкаласында аерылышу турында 4631 акт теркәлгән. Бу - 2016 елга караганда ике процентка азрак. Аерылышуларның 39 проценты гаилә стажы биш елдан да кимрәк булган яшь гаиләләргә туры килә. Аларның дүрт проценты бергә яши башлауларының тәүге елында ук аерылышкан», - дип хәбәр итте ЗАГС идарәсе башлыгы.

Аерылышуларның 76 проценттан артыгы — суд карары, калганнары ир белән хатынның ЗАГС бүлегенә бирелгән гаризасы буенча теркәлгән, дип искәртте Римма Миңнуллина. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр