ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Татар дөньясы

Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә татарча дәрес узды

12 февраль 2018, 14:24 , Фото: tatar-congress.org

Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә татарча дәрес узды Дәһшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш, ди Нижневартовскидан Айрат Әхмәдуллин.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ").  Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәрендә яшәүче татарлар 11 февральдә Муса Җәлил истәлегенә багышлап татар телен өйрәнүче балаларга саф татар телендә ачык дәрес уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Нижневартовскидан Айрат Әхмәдуллин язмасында хәбәр ителә.  

Әлеге дәрес балаларны Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләре белән таныштыру, татар телен өйрәнүчеләрнең сөйләм телен баету, татар халкының герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылды, ди оештыручылар.

Балалар дәрестә М.Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән танышкан. Шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, биегәннәр, җырлаганнар.

"Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәһшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш, дип уйлыйм", дип фикерен белдерә язма авторы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр