ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Спорт

Җиһангәрәевлар әтиләре истәлегенә Әгерҗедә шахмат турниры уздырдылар

12 февраль 2018, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru

Җиһангәрәевлар әтиләре истәлегенә Әгерҗедә шахмат турниры уздырдылар Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Сергей Наговицынга Кубок та тапшырылды.

(Әгерҗе, 12 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевлар озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм истәлегенә Әгерҗе районы туган авыллары Иж-Бубыйда райондашлары арасында шахмат турниры уздырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге турнирның быел юбилей елы булды. Җиһангәрәевлар аны бишенче ел рәттән үткәрделәр. Әйтергә кирәк, әлеге чараны ел саен көтеп алалар. Биредә балалардан алып өлкәннәргә кадәр осталыкта сыналалар. Быел да турнирда 22 бала һәм 16 өлкән шахмат сөюче катнашты. Балалар арасында республика турнирларында район данын яклаучы танылган шахматчылар Ярослав Федоров, Рәшид Шурманов, Алия Гөлданаева призлы урыннар яуладылар. Ә өлкәннәрдән Сергей Наговицын, Андрей Русских, Асаф Әбсәләмовка тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан Филисә Галиева һәм Елена Абидина – җиңүчеләр.

Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Сергей Наговицынга Кубок та тапшырылды.

– Әтиебез спортны бик ярата иде. Шахмат, волейбол, чаңгы аның иң яраткан спорт төрләре булды. Эше тынгысыз булса да, ул бездә дә шахматка мәхәббәт тәрбияләде. Өчәүләп шахмат уйнаган вакытлар – истә. Хәзер дә иң яраткан спорт төре ул безнең өчен, – диде Булат.

– Алдагы елларда да әтиебез истәлегенә уздырачак ярышка райондашларны көтеп калабыз, – диделәр Искәндәр, Марат, Булат катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткереп.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр