ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Татарстан депутатлары авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды

12 февраль 2018, 17:23 , Фото: архив\Ильнар Тухбатов

Татарстан депутатлары авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды  Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин коточкыч фаҗига булуын искә төшерде.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы  депутатларның Мәскәү янындагы авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алуыннан башланып китте.

Парламент комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин кичә коточкыч фаҗига булуын искә төшерде.

“Татар-информ” алдан “Мәскәү – Орск” юнәлешендәге Ан-148 самолет рейсы 11 февральдә “Домодедово” аэропортыннан очуга ук һәлакәткә юлыкканлыгын хәбәр иткән иде. Һава судносында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган. Алар барысы да һәлак булган. Самолетта Казанда яшәүче хатын-кыз булуы да билгеле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр