ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар

12 февраль 2018, 17:46 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар
Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләрдә дезинфекция чаралары үткәрелгән, мәктәптә карантин.

(Арча, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Арча районы Казанбаш авылы Мәдәният йорты бинасында, балаларның күпләп агулану очрагы буенча ата-аналар өчен җыелыш узган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казанбаш халкы сөйләде. 

Җыелышта район мәгариф бүлеге мөдире, Казанбаш төп урта мәктәбе директоры, табиблар катнашкан. Ата-аналарга балаларның берьюлы күпләп авыртуын кизү дип аңлатканнар. Гаилә әгъзаларына сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, косу, эч китү, температура күтәрелү билгеләре булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кушылган. Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләргә кереп, дезинфекция чаралары үткәрелгән. Мәктәпкә килгәндә, бүген ул ябык. Ишегенә карантин дип язылган.
 
"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчеләре зыян күргән гаиләләр белән сөйләште. Бу хакта тулырак "Интертат" электрон газетасында укый аласыз.
 
Искәртеп үтик, 10-11 февраль көннәрендә авылдан 39 бала һәм ике олы кешене Арча районы Кенәр авылы хастаханәсенә һәм Казанга Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә озатканнар.
 
"Татар-информ" Арча районында мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре 30дан артык укучыга норовирус йоктырган, дип хәбәр иткән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10