ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты

12 февраль 2018, 18:15 , Фото: tatar-congress.org

Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Васил Шәйхразиевны Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәев һәм мәдәни үзәк директоры Рауза Тихомирова озатып йөрде. Алар үзәк буенча экскурсия үткәрде һәм Новосибирск өлкәсенең мәдәни казанышлары турында сөйләде", диелә әлеге хәбәрдә.

Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә. 

"Татар-информ" Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр