ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Сәясәт

Россия Президентын сайлауда Татарстанда 50 электрон тавыш бирү җайланмасы куелачак

12 февраль 2018, 20:51 , Фото: Ильнар Тухбатов

Россия Президентын сайлауда Татарстанда 50 электрон тавыш бирү җайланмасы куелачак  Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын урнаштыру сайлау комиссияләре эшен шактый тизләтәчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Быел 18 мартта узачак Россия Президенты сайлауларында Татарстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү өчен 50 комплекс кулланылачак. Электрон тавыш бирү машинасын куллану сайлау комиссияләре эшен шактый тизләтәчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты төбәк җитәкчесе Андрей Кондратьев “Бердәм Россия яшь гвардиясе” спартакиадасы ачылышында чыгыш ясаганда әйтте.

“Татарстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүдә 50 гә якын комплекс кую планлаштырыла. Электрон тавыш бирү комплекслары бюллетеньнәр эшкәртү вакытын тизләтәчәк”, - дип аңлатты ул.

Һәр комплекста бюллетень кертү өчен сканер җайланмасы көйләнгән һәм ул бюллетеньне берәрләп кенә ала. Сканер бюллетеньнең кайсы участокка караганын билгели  ала. Әгәр бюллетень башка участокныкы булса, тавышлар санаганда ул исәпкә алынмый. Нәтиҗәләрне хакерлар җимереп, үзгәртү мөмкинлеге юк – комплекс Интернетка тоташтырылмаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр