ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары өчен Президент грантлары фонды семинар үткәрә

12 февраль 2018, 21:39 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары өчен Президент грантлары фонды семинар үткәрә Катнашучыларның киң таралган хаталар белән танышу, конкурста җиңгән проектны тормышка ашыру буенча киңәшләр алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). 16 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Коммерцияле булмаган оешма вәкилләре өчен “Социаль проектларны тормышка ашыру өчен Россия Федерациясе Президенты грантын ничек алырга?” дигән темага семинар узачак. Семинарны фонд директоры Илья Чукалин уздыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда катнашучыларның фондның экспертиза системасы белән танышу, экспертларның проектларны бәяләү үзенчәлекләрен аңлау, кече шәһәрләрдә һәм авылларда проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында белү, социаль проект эшләү күнекмәләрен алу, 2017 елда алынган гаризалар үрнәгендә киң таралган хаталар белән танышу, конкурста җиңгән проектны тормышка ашыру буенча киңәшләр алу мөмкинлеге бар.

Семинар Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча урнашкан ТР Мәдәният министрлыгы бинасында, дүртенче катта узачак. Башлана - 13.00.

Республиканың муниципаль районнары коммерцияле булмаган оешмалары өчен семинар видеоконференция режимында трансляцияләнәчәк.

Семинарда катнашу өчен 15 февральгә кадәр https://goo.gl/9P9iex сылтамасы буенча теркәлү зарур.

Белешмәләр өчен телефоннар: (495) 150-44-42, (843) 233-72-87. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр