ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт үсмерләре бокс буенча Россия беренчелегендә җиңде

13 февраль 2018, 01:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт үсмерләре бокс буенча Россия беренчелегендә җиңде Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак.

(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-11 февральдә Екатеринбургта 15-16 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге уздырылды.
Ярышта үз өлкә, республикаларында җиңгән 262 боксчы катнашты. Татарстанның җыелма командасын тәшкил иткән 7 кешенең 4 есе Әлмәттән иде, дип яза җирле басма.

Тренер Раджив Низамиевның шәкертләре сынатмады. Яков Бодрягин (70 кг, 3 нче мәктәп укучысы) өч тапкыр рингка чыкты һәм өчесендә дә җиңү яулады. Назар Мехтизаде (66 кг, 25 нче мәктәп) өченче урын алды. Калганнар да уңышлы чыгыш ясады. Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Уңышлы чыгыш ясаган очракта ул Европа беренчелегендә катнашу хокукы алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10