ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Президент Ан-148 очкычында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде

13 февраль 2018, 09:50 , Фото: Рамиль Гали

Президент Ан-148 очкычында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде Рөстәм Миңнеханов Екатерина Насырова гаиләсенә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның 11 февралендә Ан-148 пассажирлар самолеты Мәскәүдән Орскка таба очып чыккач, Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. 65 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Авиакатастрофа корбаннары арасында Екатерина Насырова да бар. Ул Казанда туган һәм бер ел элек Мәскәүгә күчкән булган.

Рөстәм Миңнеханов Екатерина Насырова гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтүне йөкләде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр