ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Сергей Беляков Мари Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде

13 февраль 2018, 10:32

Сергей Беляков Мари Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде Сергей Беляков Казанда туган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Указы белән 53 яшьлек Сергей Беляков Мари Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә «Волжская правда».

Сергей Беляков Казанда туган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли. Ул үзенең хезмәт юлын Татарстан прокуратурасында өлкән тикшерүче сыйфатында башлаган. Берничә ел икътисади җинаятьләрне тикшерү өлкәсендә эшләгән. 2001-2007 елларда Татарстанның Баулы шәһәр прокуроры вазифасында булган, тагын бер ел Чаллы прокуроры вазифасын башкарган, ә 2008 елда Түбән Новгород өлкәсе прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр