ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Авыл

Әтнәдә “Авыл көне” узды

13 февраль 2018, 21:31

Әтнәдә “Авыл көне” узды Мондый бәйрәмнәрнең асылын аңлау өчен, җәйге сабантуйны күз алдына китереп, аны кышка күчерү кирәк, ди оештыручылар.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», "Әтгә таңы"). Әтнә районында “Авыл көне” бәйрәмнәре үтә. 11 февраль көнне шундый бәйрәмнең чираттагысы “Таң” хуҗалыгына кергән Кышлау авылы үзәгендә узды. Әлеге бәйрәм өченче ел рәттән үткәрелә, - дип яза Әтнә районы газетасы.

Мондый бәйрәмнәрнең асылын аңлау өчен, җәйге сабантуйны күз алдына китереп, аны кышка күчерү кирәк. Чиләкләп кар ташу, бер-береңне чанада тартып йөрү, шакмак җыю уеннары уйналды.

Мондый бәйрәмнәргә авыл кешесенең вакыты да юк кебек. Тик авыл халкы үзенең яшәеше, активлыгы, бердәмлеге белән сокландыра да, гаҗәпләндерә дә белә, - ди оештыручылар.

Төрле спорт уеннары белән авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт номерлары да башкарылды. Шулай ук пылавы пеште, коймагы чыжлады, самавыры кайнады, - дип яза район газетасы.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр