ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Рәсми Татарстан

Президент Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

13 февраль 2018, 12:11 , Фото: Рамиль Гали

Президент Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән спортчыга яңа җиңүләр теләп калды.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Пхенчхандагы кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуучыларның командалы ярышларында көмеш медаль яулавы белән котлады.

Республика лидеры котлау телеграммасын шулай ук спортчының остазына – фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега да юллады, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алинә! Сезне Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында команда турнирында Алинә Заһитованың искиткеч чыгышы белән тәбрик итәм. Алинәнең нәсел тамырлары Татарстаннан икәнлеген, фигуралы шуу спорты белән Әлмәт шәһәрендә шөгыльләнә башлавын белгәч бик куандым. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән спортчыга яңа җиңүләр, уңышлар телим», - дип искәртте Татарстан лидеры.

Кичә 15 яшьлек Алинә Заһитова ирекле программада 158,08 балл (үз карьерасындагы иң яхшы нәтиҗә) җыеп, беренче урынны яулады. Нәкъ менә аның чыгышы Россия командасына көмеш медаль китерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр