ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды
Голикова пенсия реформасының якынча вакытын әйтте
Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар
Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Җәмгыять

Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» туристлар маршруты булырга мөмкин

13 февраль 2018, 14:03 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» туристлар маршруты булырга мөмкин Яңа маршрут кысаларында республика кунаклары велорикшаларда сәяхәт итә алачак.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан, 2018 елның маенда, Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» дигән яңа туристлык маршруты булдырырга планлаштыралар. Яңа маршрут кысаларында республика кунаклары велорикшаларда сәяхәт итә алачак. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов журналистларга шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«2018 елда без яңа маршрут тәкъдим итәргә ниятлибез. Visit Tatarstan рәсми бренды концепциясенә туры килгән әлеге маршрут «Мең дә бер ләззәт» дип аталачак. Май аенда әлеге маршрут буйлап сәяхәт итәргә теләгән тәүге туристлар бар инде», - диде Әбдрәшитов.

Аның сүзләренчә, туристларны экскурсоводлар гына озата бармый. Маршрутның билгеле бер урыннарында аларны татар халкы тарихы, милли күркәмлеге һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче билгеле бер герой каршы алачак.

Россиядә футбол буенча Россия чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр уза. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10