ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Рәсми Татарстан

Чистайда яңа балалар поликлиникасы ачылды

13 февраль 2018, 15:42 , Фото: tatarstan.ru

Чистайда яңа балалар поликлиникасы ачылды Медицина учреждениесендә «Дустанә поликлиника» системасы гамәлгә кертелгән.

(Чистай, 13 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай үзәк район хастаханәсенең шәһәр балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты.

Медицина учреждениесен сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 202,7 миллион сум акча бүленгән. Поликлиника бер сменага 200 пациентны кабул итә алачак. Яңа бинаның мәйданы 2,5 мең квадрат метрдан артып китә. Медицина учреждениесендә «Дустанә поликлиника» системасы гамәлгә кертелгән.

«2017-2018 елларда без Чистайда гына түгел, ә тулаем алганда республикада бөтен поликлиникаларны тәртипкә китерү турында карар кабул иттек. Сезнең районда әлеге программага алты медицина учреждениесе керде. Бездә булган рейтинглардан күренгәнчә, сезнең районда медицина хезмәтенең сыйфатына карата халыкта дәгъвалар күп»,- дип искәртте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Денис Иванов һәм поликлиниканың баш табибы Рәис Мостафин озатуында яңа медицина учреждениесе белән танышты.

Беренче катта кабул итү-карау фильтры, картотека, уен бүлмәсе, процедура, кан алу, рентгенология, хирург-травматолог, эндокринолог-невролог кабинетлары һ.б. бүлмәләр бар. Икенче катта педиатрия бүлеге, процедура һәм прививка ясау, функциональ диагностика һәм башка профильдәге табибларның бүлмәләре урнашкан. Моннан тыш, анда сәламәт бала кабинеты һәм медицина-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге дә бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр