ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Фән һәм мәгариф

Болгар ислам академиясендә Мәрҗанинең 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар

13 февраль 2018, 14:22 , Фото: Расих Фасхутдинов

Болгар ислам академиясендә Мәрҗанинең 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар Дини уку йорты Австриянең Инсбурк шәһәре белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Тарих әлвафаяти әслаф» дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Исхаков хәбәр итте.

Текстны цифрлаштыру эше Австриянең Инсбрук шәһәре белгечләре белән берлектә алып барыла.

Болгар ислам академиясе - үз эшчәнлеген 2017 елның сентябрендә Россия җитәкчелеге ярдәмендә башлап җибәргән федераль проект. Уку йорты ислам дин белеме мәктәбен яңадан торгызу һәм мөселман галимнәре әзерләү максатыннан оештырылган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр