ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Мәдәният

Татарстанның филармоник джаз-оркестры яңа клип чыгарды (видео)

13 февраль 2018, 15:24 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанның филармоник джаз-оркестры яңа клип чыгарды (видео) "Клип, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана",- диде Лидия Әхмәтова.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның филармоник джаз-оркестры Александр Ключаревның “Татар самбасы”на клип төшергән. “Әлеге клип Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгын уңаеннан төшерелде. Ул, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана”,- диде оркестр директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова. Әлеге “Татар самбасы”н моннан 60 ел элек Олег Лундстрем оркестры үзе башкарган булган.

Клип өчен Александр Ключаревның “Татар самбасы” сайланган. Лидия Әхмәтова Олег Лундстремның татар музыкасын яратуын, аны кытай көйләре белән чагыштыруын әйтә. “Татар көйләренең дә, кытай көйләренең дә тамырында импровизация ята,- дип аңлата Лидия Әхмәтова. - Олег Лундстремның татар әсәрләренә бик кызыклы импровизацияләре бар. Ул филармонияне җитәкләгән композитор Александр Ключарев белән дус булган. Аларның татар әсәрләренә бик кызыклы джаз-эшкәртүләре бар”.

Әлеге клип Джаз-оркестрның 24 февральдә булачак концертына анонс булып та тора. Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтә.

 

 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр